Логотип
Хәбәрләр

Прокурорлар административ хокук бозулар турында 219 эш кузгаткан

Татарстанда халык күпләп җыела торган биналарда 1500гә якын хилафлык теркәлгән (Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда халык күпләп җыела торган объектларда янгын куркыныч...

Татарстанда халык күпләп җыела торган биналарда 1500гә якын хилафлык теркәлгән

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда халык күпләп җыела торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерү барышында, 603 объектта 1498 хокук бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Искәртеп үтик, Татарстан прокуратурасы кешеләр күпләп җыела торган объектларда янгын куркынычсызлыгы турында закон үтәлешен тикшерә. Бу тикшерүләр, Кемероводагы 60 кешенең гомерен өзгән фаҗигадән соң, Россия Федерациясе Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман йөкләмәсе буенча үткәрелә.

Хилафлыкларны юкка чыгару өчен, прокурорлар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылуның җитди фактлары ачыкланган объектларның эшен туктату турында 8 дәгъва гаризасы әзерләнгән. Аларның 6сы каралган һәм канәгатьләндерелгән. Закон бозу очракларын бетерү турында 456 язма гариза тапшырылган, аларның 97се каралган. 98 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Прокурорлар административ хокук бозулар турында 219 эш кузгаткан. Алар буенча 73 кеше административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. 2 кешегә кисәтү ясалган.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, прокурорлар - объектларда эвакуация юллары ябык булу, янгын сүндерү җайланмаларын вакытында карап тормау, эшкә кешеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтмичә кабул итү, янгын чыгу очракларына әзерлек йөзеннән персонал өчен тренировкалар уздырмау, янучан материаллар куллану, автоматик янгын сигнализациясенең төзек булмавы, эвакуация белән идарә системасының төзек булмавы кебек хилафлыкларга тап булган.

Аерым алганда, Чаллыда “Внебопарк” батут үзәген тикшерү барышында, янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү системасы камил түгеллеге ачыклаган. Эвакуация юллары ябык булган, янгын вакытында файдаланыла торган эчке сүүткәргечләр төзек булмаган, тиз янучан материалларкулланышта калган, хезмәткәрләргә эш урынында янгын куркынычсызлыгы чаралары өйрәтелмәгән. Яр Чаллы прокуроры батут үзәге эшен туктату турында судка дәгъва гаризасы юллаган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк