Путин Алинә Заһитованы Дуслык ордены белән бүләкләде
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Пхёнчханда узган XXIII кышкы Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Ал...
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Пхёнчханда узган XXIII кышкы Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында фигуралы шуучы Алинә Заһитова һәм чаңгычы Андрей Ларьков та бар, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Россия Президенты чаңгы ярышлары буенча көмеш һәм бронза медальләр яулаган Андрей Ларьковка Беренче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медален тапшырды.
Шунысын да искәртик: гомуми зачетта Россия спортчылары 13 нче урында, алар 17 медаль (шуларның икесе – алтын, алтысы – көмеш, тугызы – бронза) яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк