Путин быелгы Юлламаның үзенчәлекле булуын әйтте
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Әлеге минутларда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юллама белән чыгыш ясый. Быелгы Юллама, без яши торган бүгенге көн кебек үк, үзенчәлекле, ди...
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Әлеге минутларда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юллама белән чыгыш ясый. Быелгы Юллама, без яши торган бүгенге көн кебек үк, үзенчәлекле, дип башлады ул сүзен.
«Безнең бүген ясаган һәр адымыбыз, кемне сайлавыбыз, кылган гамәлләребез бик зур әһәмияткә ия. Чөнки алар дистәләрчә ел алга илебезнең язмышын билгели», - диде Путин.
Нәкъ менә шундый, кискен үзгәрешләр чорында Россия үсешкә, яңарышка сәләтле икәнлеген күп тапкырлар күрсәтте. Шәһәрләр төзеде, галәмне буйсындырды, зур ачышлар ясады, дип искәртте Россия Президенты.
Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар, Федерация субъектларының закон чыгару җыены рәисләре, традицион конфессия җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән төбәк Иҗтимагый палаталары башлыклары, гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнаша.
Фото: kremlin.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк