Рәис Миңнеханов мөслимәләрне бала табарга пропагандаларга өндәде
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов район Советы утырышында мөслимәләрне балалар табарга пропагандаларга өндәде. Бүген сессиядә Саба районы...
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов район Советы утырышында мөслимәләрне балалар табарга пропагандаларга өндәде.
Бүген сессиядә Саба районының 2017 елда социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясадылар. Район Советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Саба районы башлыгы туучылар саны республиканың күпчелек районнарындагы кебек райондагы төп проблемаларның берсе дип атады. Соңгы биш елда туучылар саны 103 балага кимегән. Район башлыгы авыл җирлекләрендә беренче һәм өченче балалар туган очракта, айлык түләүләр кертелү, бу вазгыятьне үзгәртү мөмкинлеге бирәчәк дип өметләнүен белдерде.
“Туучылар санын арттыру буенча мөслимәләрне, абыстайларны һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләрен бала табарга сәләтле хатын-кызлар арасында бала табуны пропагандаларга өндим”, - диде Миңнеханов.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов кече һәм урта бизнес үсеше территориянең икътисади үсү факторы булып тора диде. Бүгенгә районның югары сәнәгать технологияләренең гомуми күләмендә аларның өлеше 33 процент тәшкил итә. “Районны үстерү стратегиясе кысаларында бу күрсәткечне 50 процентка кадәр арттыру бурычын куябыз”, - диде ул.
Район башлыгы Байлар Сабасында яңа мәктәп төзелеше мәсьәләсен дә кузгатты. Хәзерге мәктәптә балалар саны нормадан артып киткән.
Шулай ук авыл туризмын үстерү концепциясен эшләргә кирәклеген дә билгеләп үтте ул.
Рәис Миңнеханов докладында, Россия Президенты тарафыннан бу ел Волонтерлар елы дип аталуын искәртте, районда яшәүчеләр арасында хәрәкәтне үстерү зарурлыгын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк