Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "хәләл" тамгалы продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеха...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "хәләл" тамгалы продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка “хәләл” тамгалы продукциянең җитештерү таләпләренә туры килүен тикшерергә йөкләгән. “Хәләл” ризыклар мөселман традицияләре буенча җитештерелгән продукция, анда ярамаган компонентлар булу мөмкин түгел дип искәрткән ул.
Тикшерү оештыруга "Челны-мясо" (Татарстанның Тукай районы) оешмасы дуңгыз итеннән ясалган продуктка "хәләл" тамгасы куеп чыгару сәбәп булган.
- "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо"га карата чаралар күргән. Әлеге факт буенча мәгълүмат ачыкланып беткәнче, Хәләл стандарт комитеты "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелегенә хәләл продукция җитештерүне туктатып торырга кушкан һәм предприятиегә биргән "Хәләл" Сертификатын гамәлдән чыгарып торуы турында хәбәр иткән.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов "хәләл" тамгасы дөреслеккә туры килми, чөнки дуңгыз ите хәләл була алмый, дигән. Ул "хәләл" кебек продуктларны сертификацияләүгә җитдирәк карарга чакырган.
Рөстәм Миңнеханов республикада хәләл базарының төрле юнәлешләре, шул исәптән азык-төлек товарлары базарында да, актив үсешен алуын искә төшергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк