Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн сум биреләчәк. Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 22 июньдә, Зәй шәһәре...
Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн сум биреләчәк.
Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 22 июньдә, Зәй шәһәренең Никифоров урамында урнашкан 5 катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлау аркасында зыян күргән гражданнарга матди ярдәм күрсәтергә дип Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә йөкләмә бирде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн сум биреләчәк, зыян күргәннәргә – сәламәтлекләренә китерелгән зыян авырлыгына бәйле суммада, диелгән әлеге хәбәрдә.
Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 статьясындагы 2 өлешенең «в» пункты буенча җинаять эше кузгатты (иминлек таләпләренә туры килмәгән, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә авыр зыян китергән йә үлеменә китергән эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү).
- Зәйдә газ шартлау аркасында 10 кеше зыян күргән, берәү сырхауханәдә үлгән, өчесе реанимациядә ята, шул исәптән 2008 елгы кыз бала.
-
Фото: pixabay.com
-
- татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк