Рәссам Байназар Әлменов Шүрәле образын кызы Ингага карап уйлап тапкан
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан китап нәшрияты Габдулла Тукайның “Шүрәле” һәм "Су анасы" китапларын рус һәм татар телләрендә бастырып чыгарды. Бу басмаларда рәссам Бай...
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан китап нәшрияты Габдулла Тукайның “Шүрәле” һәм "Су анасы" китапларын рус һәм татар телләрендә бастырып чыгарды. Бу басмаларда рәссам Байназар Әлменов тудырган образлар урын алган.
Татарстан китап нәшриятының генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Байназар Әлменов иҗат иткән рәсемнәр белән китап беренче тапкыр 1966 елда чыккан. “Моңарчы берничә тапкыр бастырылган бу социаль әһәмиятле китап дәүләт ярдәме белән тагын бер кат бастырылды. Безнеңчә, бу китап ниндидер код. Бәлки ул гендагы мәгълүматтыр. Һәм менә бу кодны безнең балаларга, киләсе буыннарга күчерәсе килә. Илдәге татар теленә кагылышлы гына хәлләрне алсак та, бу китапларның ихтыяҗы зур, чөнки бу китапларны хәтта чит илдә яшәүчеләр дә сорый. Байназар Әлменовның күрүе белән сурәтләнгән, ачылган Шүрәле образы буенча сәхнә әсәрләре дә куелды бит”, - дип хәбәр итте Айдар Гыймадиев.
Байназар Әлменовның кызы Инга Әлменова да “Татар-информ” хәбәрчесенә әтисенең иҗат юлы турында сөйләде. “Габдулла Тукайның әкиятләрен әти кечкенәдән үк кызыксынып укыды, яратты. Балачак вакытта ул гел урманга бара иде. Әти укыган авылдагы ямь-яшел урманның табигате аны хисләндергән. Шушы урманда йөргәндә, төрле образлар әтинең күз алдына килгән дә инде. Әти мин тугач, мин үскән чакларда, күбесенчә төнлә эшләде. Берсендә, мин әтидән Шүрәле турында сорарга булдым. Әти, уйнарга кеше булмаганда, Шүрәле ни эшли соң дигән минем соравыма, ул син үзең ничек уйлыйсың дип җавап бирде. Минемчә, ул үз-үзен кытыклый, үз-үзе белән уйный, дидем мин. Әти “Шүрәле булып уйнап күрсәт әле”, - диде. Шулай итеп, миңа карап, ул Шүрәле образын тудырган да инде. Мин, кыскасы, беренче үрнәк”, - диде Инга Әлменова.
Китапны Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләреннән дә, Татар әдәбияты үзәгеннән дә алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк