Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады
Татарстан Президенты котлау телеграммасында спортчының көчле рухлы булуына һәм осталыгына соклануын әйткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы һәм аның тренеры Эте...
Татарстан Президенты котлау телеграммасында спортчының көчле рухлы булуына һәм осталыгына соклануын әйткән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы һәм аның тренеры Этери Тутберидзены Япониянең Сайтама шәһәрендә узган Дөньч чемпионатында җиңү белән котлады. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алинә, планетадагы иң көчле фигуралы шуучы булуын раслап, җиңүләр яулавын дәвам итә», — диелгән котлау телеграммасында. Татарстан Президенты спортчының көчле рухлы булуына һәм осталыгына соклануын белдергән.
Ул шулай ук Этери Тутберидзеның профессиональлеген һәм тренерлык талантын да билгеләп үткән, чөнки чемпионнар һәм ярышлар призерлары булган фигуралы шуучылар – аның укучылары.
«Сезнең белән бергә горурланабыз һәм шатланабыз. Сезгә яңа казанышлар һәм зур уңышлар телибез», — дигән Рөстәм Миңнеханов.
Дәвамы: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарий юк