Рөстәм Миңнеханов «Анна Каренина» иммерсив спектаклендә булды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның «Анна Каренина» романы буенча шул исемдәге беренче Казан иммерсив спектакль-сәяхәтендә булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның «Анна Каренина» романы буенча шул исемдәге беренче Казан иммерсив спектакль-сәяхәтендә булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакль Демидов йортында узды. Әсәрнең төп режиссеры – «Җанлы шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фондына нигез салучыларның берсе, театр режиссеры Диана Сәфәрова.
Иммерсив спектакльдә тамашачы, сәхнәдәге вакыйгаларны карап кына калмыйча, вакыйгаларда үзе катнаша.
Фото: Рамил Гали
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк