Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне татарча өйрәнергә һәм сөйләшергә чакырды
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында татарча ясалган чыгышлар өчен рәхмәт белдерде. “Без үз...
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында татарча ясалган чыгышлар өчен рәхмәт белдерде.
“Без үз телебезне саклау өчен, аны үзебез кулланырга тиеш. Менә бүген чыгышлар татар телендә булды. Моның өчен зур рәхмәт сезгә. Оялырга ярамый. Безгә һәммәбезгә дә татарча өйрәнергә тырышырга, шушы юлны үтәргә тырышырга кирәк. Кыска гына булса да, безнең чыгышлар татар телендә икән, бу - бик әйбәт күрсәткеч”, - диде республика башлыгы.
Президент шулай ук татар телен саклау һәм камилләштерүдә татар эшмәкәрләре алдында да бурычлар куйды.
“Сез - безнең үрнәк. Сез татар - халкының уңган-булган егетләре-кызлары. Әгәр дә сез татарча сөйләшсәгез, башкалар да үзгәрәчәк. Әгәр дә без үзебезнең телне кирәк, дип тапмасак, кемгә кирәк ул? Шуңа күрә, беренче чиратта, безнең үзебезгә үрнәк күрсәтергә кирәк. Булдырганча, үз фикереңне татар телендә белдерергә тырышыгыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерик, бүген илбашы Бөтенроссия татар эшмәкәрләре съездының пленар утырышында катнашты. Ул татар эшмәкәрләренең җәмгыятьтә тоткан урынын ассызыклап, бу катламны авылларны саклап калучы төп көч дип атады.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк