Рөстәм Миңнеханов: Йолдызлар матчын кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә
Мин үзем дә хоккейны бик яратам, хоккей уйныйм, бу – спортның бик әйбәт төре, диде Татарстан Президенты. Татарстанда балалар да, өлкәннәр дә хоккейны ярата. Йолдызлар матчын кабул итү – безнең өчен з...
Мин үзем дә хоккейны бик яратам, хоккей уйныйм, бу – спортның бик әйбәт төре, диде Татарстан Президенты.
Татарстанда балалар да, өлкәннәр дә хоккейны ярата. Йолдызлар матчын кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә. Бу фикерен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы бөтендөнья йолдызларын тәкъдим итүгә багышланган тантанада кичә әйтте. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Хоккей Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә – яраткан спорт төре. Бу – мастер-шоу һәм Йолдызлар матчы уздыру өчен йолдызларны чакыру мөмкинлеге. Бездә олысы да, кечесе дә хоккей яраталар, безнең өчен Йолдызлар матчын кабул итү – зур мәртәбә. Мин үзем дә хоккейны бик яратам, хоккей уйныйм, бу – спортның бик әйбәт төре», – диде Татарстан Президенты.
Быел Санкт-Петербургта ачык мәйданда ике матч уздырылды, һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы шундый тәҗрибә турында сөйләде: «Әлмәттә без мондый бер матч уздырдык, минемчә, бу бик дөрес. Без ачык мәйданнардагы уеннарны хуплаячакбыз».
«Без «Ак Барс»ның, һәм «Нефтехимик»ның һәр уенчысын яратабыз. Болар безнең командалар, алар җиңсәләр дә, җиңмәсәләр дә – безнекеләр. Данис Зарипов – биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе һәм башкалар өчен үрнәк. Алексей Морозов «Ак Барс» составында уйнады. Без ихтирам иткән уенчыларыбыз күп һәм без аларны онытмыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
- Бу көннәрдә республика территориясендә мастер-шоу һәм Континенталь хоккей лигасының Йолдызлар матчы уздыру планлаштырылган. 2019 Йолдызлар матчы – Континенталь хоккей лигасы тарихында унберенчесе. Турнирга мастер-шоу һәм җыелма дивизионнар ярышы керә.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк