Рөстәм Миңнеханов Казан депутатларына халык белән актив эшләргә кушты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Депутатлар халык белән актив эшләргә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасы сессиясендә шундый бурыч куйды....
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Депутатлар халык белән актив эшләргә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасы сессиясендә шундый бурыч куйды.
Республика җитәкчесе әйтүенчә, балалар бакчаларын, мәктәпләрне җиһазландыру, тәртипкә китерү, матурлау эшенә оешмаларны да җәлеп итеп була. "Сез, илле депутат, сайланган вакытта үз территорияләрегезне кайгыртырга ышандырдыгыз. Әйдәгез, эшмәкәрләр, предприятиеләр белән эшләгез. Безгә бит бик күп бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр мәктәпләргә, балалар бакчаларына ярдәм итә. Әле утыз ел тулмаса да, инде шактый таушалган мәктәпләр бар. Икешәр бассейнлы яңа мәктәп ачып, янәшәсендә бернинди уңайлыксыз мәктәпләр булу оят", - ди Рөстәм Миңнеханов.
Президент депутатларның халык, оешмалар белән эшләргә тиешлеген ассызыклады. "Сессиядә Илсур Рәисович, сезне, депутатларны, "шундый-шундый" эшләр башкардылар, дип мактарга тиеш. Һәркайсыгыз үзеннән өлеш кертергә тиеш. Кемнәрдер эшли, ә кемнәрдер "пассажир" гына. "Пассажирлар" азрак булсын өчен, депутатлар актив эшләргә тиеш. Былтыр депутатларның халык белән 43 очрашуы үткәрелгән, 7800 кеше килгән. Безнең шәһәрдә 50 депутат, моннан тыш Дәүләт Советында 18 депутат. Һәркайсы халык белән очрашырга тиеш. Бу сезнең эш", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул мэр Илсур Метшинга мөрәҗәгать итеп, депутатның эшчәнлегенә игътибар итәргә кушты. "Аларның актив позициядә булуы мөһим", - диде.
"Мөрәҗәгатьләр күп, әйе, башкалада халык таләпчәнрәк тә. Без дә башкалада яхшырак эшләргә тиеш. Әгәр ай саен системалы рәвештә мөрәҗәгатьләргә анализ, нәтиҗә ясап барсагыз, депутатларны бу эшкә кушсагыз, вазгыять үзгәрәчәк, дип саныйм", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Илсур Метшин киләсе елга докладында депутатларның халык белән эшчәнлегенә биш минут багышларга вәгъдә бирде. Президент биш кенә түгел, унбиш минут кирәклеген әйтте. "Бу бик мөһим. Сез кешеләр белән очрашасыз. Башкала депутатлары иң яхшылары булырга тиеш", - диде.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк