Рөстәм Миңнеханов: Паркларда тормыш кайнарга тиеш
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан парклары һәм скверлары керем китерергә, үз-үзләрен тәэмин итәрлек булырга тиеш дигән фикердә. П...
(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан парклары һәм скверлары керем китерергә, үз-үзләрен тәэмин итәрлек булырга тиеш дигән фикердә. Паркларны шәһәр бюджеты хисабына гына карап бетереп булмый, дип саный ул. Бу хакта ул бүген өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының 24 нче сессия утырышында белдерде.
“Паркларда тормыш кайнарга тиеш. Казансу яр буен алсак та, бер генә көнгә цирк берәр программа белән килсә дә... Ниндидер программалар кирәк. Мәдәни оешмалар, спорт мәктәпләре күп бит бездә”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу мәсьәләләрне хәл итүдә Казанның Парк һәм скверлар дирекциясенә вәкаләтләр бирергә кирәктер, дигән фикерен җиткерде. “Җыештырып тору гына түгел, парктагы эшләрне тәртиптә тотарлык җитәкче, хуҗа да булырга тиеш. Бу эшләр үзәкләштерелгән рәвештә башкарылырга тиеш. Мин моны яхшы тәҗрибә булыр дип уйлыйм”, - диде Президент.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин докладыннан күренгәнчә, Казанда бүген гомуми мәйданы 367 гектар булган 140 парк һәм сквер бар. 2013 елдан 60 парк һәм сквер ямьләндерелгән. Мэр сүзләреннән аңлашылганча, быел тагын 8 паркк төзекләндереләчәк.
Сессиядә яшел зоналарны саклап калу мәсьәләсенә дә тукталдылар. Депутат Марат Бикмуллин агачларны кисеп корылмалар төзелү нәтиҗәсендә яшел зоналар кимүен билгеләп узды. “Яшел зоналарны, әлбәттә, сакларга, киңәйтергә кирәк. Соңгы елларда бездә җәмәгать киңлекләре программасы гамәлгә ашырыла, ул да яшел зоналар белән бәйле”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Илсур Метшин яшел зоналарның шәһәрнең яңа генераль планында билгеләнәчәген әйтте. Мэр яңа Генплан буенча җәмәгать тыңлаулары узачагын, анда халык фикере дә исәпкә алыначагын белдерде. Илсур Метшин әйтүенчә, яңа генераль планда сакланырга тиешле табигый территорияләр билгеләнәчәк.
Фото: prav.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк