Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчеләрен Төркиядә түгел, Болгарда ял итәргә чакырды
(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты республиканың төрле тармак җитәкчеләрен Болгарда ял итәргә чакырды. Бу хакта ул бүген Кремльдә узган Коррупциягә каршы көрәш коми...
(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты республиканың төрле тармак җитәкчеләрен Болгарда ял итәргә чакырды. Бу хакта ул бүген Кремльдә узган Коррупциягә каршы көрәш комитеты утырышы башланганда әйтте.
“Яңа гына Болгардан кайтып төштек. Бик матур анда. Сезгә дә шуны әйтәм: Болгарда ял итәргә әзерләнегез. Төркия дә, Гарәп Әмирлекләре дә кирәкми. Болгарда биш йолдызлы кунакханә, тамак ялгарга да менә дигән урыннар, балык тотарга була, барысы да бар. Бәлки киләсе киңәшмәне шунда уздырырга кирәктер. Идея бит бу, төрле чара, семинарларны шунда үткәрергә була. Анда аларны уздыру өчен барлык инфраструктура каралган”, – диде Президент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк