Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсының яңа сезонында остаз булачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының яңа сезонында катнашачак. Республика җитәкчесе яшь идарәчеләрнең остазы ролендә чыгыш ясаячак. Бу хакта кон...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының яңа сезонында катнашачак. Республика җитәкчесе яшь идарәчеләрнең остазы ролендә чыгыш ясаячак. Бу хакта конкурс сайтында хәбәр ителә.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзләренчә, конкурс кысаларында Татарстан Президенты халыкның яшәү сыйфатын күтәрү мәсьәләләрен хәл итү барышында идарә итү буенча тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга планлаштыра.
«Рөстәм Нургалиевич бу проектта беренче ел гына катнашмый. Ул һәрвакыт ныклы кадрлар потенциалын формалаштыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Татарстан Президенты остаз сыйфатында катнашучыларга республиканың уңай тәҗрибәсен трансляцияли, шулай ук аларның эшлекле, коммуникатив сыйфатларын бәяли», – диде агентлыкның әңгәмәдәше.
Фото: Владимир Васильев/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк