Рөстәм Миңнеханов: «Россиядә Театр елы дип игълан ителгән киләсе елда бай эчтәлекле зур эш уздырылачак»
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында театрларга ярдәм күрсәтеләчәге турында әйтеп узды: «Россиядә Театр елы дип игълан ителгән киләсе ел...
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында театрларга ярдәм күрсәтеләчәге турында әйтеп узды: «Россиядә Театр елы дип игълан ителгән киләсе елда бай эчтәлекле зур эш уздырылачак. Бу исә бөтен илебездә мәшһүр театрларыбыз – Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры традицияләрнең буыннан-буынга тапшырылып килүен билгеләп үтү, шулай ук республикадагы башка театр коллективларына, аеруча балалар театрларына ярдәм күрсәтү өчен күркәм бер сәбәп булып тора. Театрның уникаль формаларын рухи байлыгыбызны, классик әдәбиятның, рус һәм татар телләренең матурлыгын, халыкларыбыз милли мәдәниятенең үзенчәлекле традицияләрен ачу өчен мөмкин кадәр тулырак файдаланырга кирәк».
Фото tat.speaker.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк