Хәбәрләр
Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә Җәлил туган көненә багышланган видео урнаштырды
Бүген бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә Муса Җәлилгә багышланган видео урнаштырды. Кадрларда Муса Җәлилнең «Тау елгасы» шиг...
Бүген бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә Муса Җәлилгә багышланган видео урнаштырды. Кадрларда Муса Җәлилнең «Тау елгасы» шигыренә багышланган видеорәт сурәтләнгән. Кадр артындагы тавыш шигырьне талгын көйгә кушылып укый.
- Бүген Татарстанда Муса Җәлилнең 113 еллыгын билгеләп үтәләр. Ул бала чагында ук шигырьләр яза башлаган. 1942 елда Бөек Ватан сугышына киткән. Сугышта тоткынлыкка эләккән. 1944 елның февралендә Муса Җәлилне һәм аның ун иптәшен үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Муса Җәлилгә үлгәннән соң Совет Союзы герое исем бирелде.
- Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.
Инстаграмдагы комментарийларда шигырьне ошатканнар. «Бик матур», «Тукай, Җәлил, Сәйдәшләребезне онытмыйк», дип язалар.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарий юк