Рөстәм Миңнеханов татар эстрадасының сыйфаты турында: Алга барыш бар
Татарстан Президенты бүген ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә татар эстрадасы сыйфаты турында фикерен җиткерде. Аның 2016 елда бу хакта әйткән фикере әлегә үзгәрмәгән. 2016 елның а...
Татарстан Президенты бүген ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә татар эстрадасы сыйфаты турында фикерен җиткерде. Аның 2016 елда бу хакта әйткән фикере әлегә үзгәрмәгән.
2016 елның август аенда Рөстәм Миңнеханов, Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашуында татар эстрадасының сыйфатына карата тәнкыйть сүзләре әйтте. Шул ук ел ахырында татар җырларын яңа яңгырашта тәкъдим итә торган «Үзгәреш җиле» проекты барлыкка килде.
«Бүген фикерегез үзгәрдеме? Татар эстрадасының бүгенге сыйфаты турында нәрсә әйтер идегез?» – дигән сорау бирде «Татар-информ» хәбәрчесе. «Фикер тиз генә үзгәрергә тиеш түгел. Тиз генә үзгәргән фикерле кеше фикерсез кеше була ул. Без үз фикеребездә калабыз», – дип җавап кайтарды Президент.
«Ниндидер үзгәрешләр, мөмкинлекләребез бар. Ул тиз генә була торган эш түгел, аны гел-гел алып барырга кирәк, – дип дәвам итте сүзен Миңнеханов. – «Татар җыры» фестиваленә барып, нинди үзгәрешләр барын күрдек. Опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов та татар эстрадасы үсешенә күп кенә яңалыклар кертергә тырыша», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов, эстрада сыйфатын бәяләп, «Үзгәреш җиле» проекты турында да фикерен әйтте: «Бөтен кешегә ошап бетми, шуңа күрә үзгәреш ул. Ниндидер үзгәреш уңай була, ниндидер үзгәрешнең киләчәге юк. Алга барыш бар. Әле эшлисе эшләребез күп», – диде ул.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк