Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады
Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итү традицияләре туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән, диелә. Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миң...
Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итү традицияләре туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән, диелә.
Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән котлады.
"Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме – Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.
Бу көннәрдә миллионлаган мөселман якты сөенеч һәм канәгатьлек хисләре кичерә, Аллаһы Тәгаләгә аның чиксез рәхмәт-мәрхәмәте өчен олылау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Коръән Кәрим кушканнарын төгәл үтәп, изге Рамазан ае дәвамында ураза тотып, мөэминнәр ихлас догалары белән җаннарына сафлык өстәде, өммәтнең әхлакый нигезләре тагын да ныгуга үз өлешен кертте.
Татарстанда Ураза гаетен бәйрәм итүдә ата-бабаларыбызның күпгасырлык дини, рухи традицияләре чагылыш таба. Алар дуслык һәм татулык идеяләренә, туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән. Республикабызда мөселманнарның хәйриячелек һәм иганәчелек рәвешләре елдан-ел төрлеләнә баруы, аларның халыкның киңрәк катлавына игелекле эшләр кылуы гаять куанычлы күренеш. Бик күп урыннарда авыз ачу мәҗлесләре уздырыла. Республика ифтарына гына да ун меңгә якын кеше җыелды.
Бик күп милләт һәм төрле дин тотучылар вәкилләре дус-тату гомер кичергән Татарстанда Ураза гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе. Шунысы да мөһим: быел үзенчәлекле рухи традицияләребез белән Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да таныша алачак.
Дин тотучыларның бу көннәрдә камилләшүгә, шәфкатьлелек һәм миһербанлыкка омтылышы тагын да ныгый, алар бергәләп гыйбадәт кыла, мул табыннар тирәли җыелыша.
Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын! Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!" - диелә Татарстан Республикасы
Президенты котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк