Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп кыйммәтен атады
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан студентлары конгрессы пленар утырышында чыгыш ясаганда, Татарстанда иң кыйммәтле нәрсәнең кеше кап...
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан студентлары конгрессы пленар утырышында чыгыш ясаганда, Татарстанда иң кыйммәтле нәрсәнең кеше капиталы булуын атады.
Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстанның киләчәге – ул актив яшь белгечләр.
“Бу матур сүзләр генә түгел. Әгәр дә дүртенче технологик революция турында сөйләсәк, берничә ел элек кенә ул бик ерак сыман тоела иде. Әмма бүген ясалма интеллект, блокчейн — болар реаль нәрсәләр һәм аларда алга киткән яшьләр генә аңлаша ала. Республикада кабул ителгән “Стратегия 2030” Татарстанның төп кыйммәте кеше капиталы булуын билгели. Сездә булган белем, лидерлык сыйфатлары безнең республикага Россия төбәкләре арасында лидер булып калырга ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк