Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бу минутларда Казанда WorldSkills авылы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Республика башлыгы "Хәерле көн" дип татарча мөрәҗәгать итте. "Безнең өчен бүген WorldSkills ф...
Бу минутларда Казанда WorldSkills авылы ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Республика башлыгы "Хәерле көн" дип татарча мөрәҗәгать итте. "Безнең өчен бүген WorldSkills флагын күтәрү зур мәртәбә", - диде ул. Президент WorldSkills International җитәкчесе Саймон Бартлига шушы проект өчен рәхмәтен җиткерде.
"Ике көннән чемпионатны ачачакбыз. Күргәзмә үзәге, авыл әзер, без дә чемпионатка әзер. Без 63 илнең иң яхшы вәкилләрен сәламлибез. Уңышлы ярышлар сезгә! Безнең шәһәр, республика сезгә ошар дип уйлыйм. Киләчәктә элемтәләр өчен формаларын табарбыз. Без сезгә монда уңайлы булсын, сез ошатып китсен өчен барысын да эшләячәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген биредә WorldSkills флагы күтәреләчәк. Аннары чемпионатта катнашучы 63 ил делегациясен сурәтләгән 63 төп туя агачы утыртыла.
- 22-27 августта Казанда 2019 елның WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты узачак. Барлыгы 63 илдән 1300 дән артык конкурсант 56 компетенция буенча осталыкта сынашачак.
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Фото: Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк