Рөстәм Миңнехановның Туган тел көне һәм Г.Тукайның 132 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате. Хөрмәтле татарстанл...
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Туган тел көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу бәйрәмне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үткәрүебез символик мәгънәгә ия.
Тукай үз иҗатында татар халкының мәдәни мирасы байлыгын бөтен нечкәлекләре белән, төгәл тапшыруга иреште. Мәдәният һәм әдәбият, тәрбия һәм дин, сәясәт һәм икътисад өлкәләренә, рухи-әхлакый мәсьәләләргә кагылышлы фикерләрендә шагыйрьнең гуманистик карашлары ачык чагылыш таба, алар бүген дә актуальлеген югалтмый. Әдипнең яңа максатларга ирешү өчен туктаусыз камилләшергә, тырышып эшләргә, үз телеңне һәм халкыңны сөяргә өндәве, халыклар арасындагы дуслык һәм туганлыкның зур әһәмияткә ия булуы турындагы уй-карашлары безгә якын һәм аңлаешлы.
«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» – Тукайның әлеге мәшһүр сүзләре буыннар арасындагы бәйләнешләрдә туган телнең игелекле ролен төгәл билгели.
Һәр халыкның теле – дөньяда тиңдәше булмаган олы байлык һәм аңа карата бигрәк тә сакчыл һәм нәзакәтле мөнәсәбәттә булу таләп ителә. Кеше туган телнең җанга якын аһәңен бишектән үк ишетеп, яратып, аның аша халыкның рухын, гореф-гадәтләрен, йолаларын үзләштереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек йогынтысын тоеп, шәхес булып җитешә. Шигырьләрдә, җырларда, әкият-дастаннарда, риваятьләрдә, мәкальләрдә халыкның асылы, әхлакый нигезләре, үзенчәлеге гәүдәләнә. Болар исә Россиягә төрле телләрдә сөйләшүче, дус һәм тату халыклар яшәүче дәүләт буларак үсәргә мөмкинлек бирә.
Бүгенге тотрыксыз дөньяда бу хәзинәне саклап калу һәм үстерү аеруча зарур. Һәркемнең халык тарихына үзенең дә катнашы булуын, туган тел киләчәге өчен шәхсән җаваплылыгын аңлавы аеруча мөһим.
Туган телне саклап калу – киләчәк буыннар алдындагы изге бурычыбыз.
Бердәм омтылышлы, бердәй уй-ниятле булыйк!
Кадерле дуслар! Туган тел көне тынычлык, дуслык һәм татулык тантанасына әйләнсен! Сезгә ихлас йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Бәйрәм котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
Комментарий юк