Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Закиров: «Җитәкчеләргә ялагайлана белсәм, минем дә популярлык дәрәҗәм зуррак булыр иде»

- Сез Татарстанның халык артисты. Исемне үз көчегез белән алдыгызмы? - Җырыңны яхшы итеп башкарырга тиешсең, репертуарың бай булырга тиеш. Үзем тырыштым, билгеле. Һәм исем алуым белән мактанып йөргән...

Сез Татарстанның халык артисты. Исемне үз көчегез белән алдыгызмы?

- Җырыңны яхшы итеп башкарырга тиешсең, репертуарың бай булырга тиеш. Үзем тырыштым, билгеле. Һәм исем алуым белән мактанып йөргәнем булмады. Бер көнне Рөстәм Асаев белән эшләргә туры килде. Ул татарча да, русча да, итальянча да җырлады. Аның репертуары күпкә баерак минекенә караганда, ләкин аңа халык артистын бирмиләр. Дөресен әйтсәк, Рөстәм янында бераз оялып утырдым. Һәм шуны әйтергә кирәк: исем алу әллә ни өстәми.

Кайчан танылу җиңелрәк: бүгенме яисә 90 еллардамы?

- Бүген җырчы булып танылу өчен өздереп җырлый белү кирәкми. Хәзерге заманда социаль челтәрләр бар. Алар ярдәмендә дә танылып була. Хәзер акчаңны тотасың да ротация сатып аласың. Барысы да шуңа корылган, диләр. Ләкин минем бер фикерем бар: биючеләр бер дә биюләрен ротациягә бирмиләр, ә популярлашалар. Әгәр дә син җиренә җиткереп җырлыйсың икән, сине халык барыбер күтәреп алырга тиеш. Хөкүмәт радиолары булса да, кесә калынлыгы турында түгел, ә мәдәниятне агарту турында уйлап эш итсеннәр иде.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021