Радик Юльякшин нишләп йөри
Соңгы арада популяр җырчы Радик Юльякшин берсеннән-берсе үзенчәлекле иҗат җимешләре белән тыңлаучыларын сөендереп тора. Күптән түгел артистның Әзербайҗан егете Эльбрус Джанмирзоев белән яздырган «Поше...
Соңгы арада популяр җырчы Радик Юльякшин берсеннән-берсе үзенчәлекле иҗат җимешләре белән тыңлаучыларын сөендереп тора. Күптән түгел артистның Әзербайҗан егете Эльбрус Джанмирзоев белән яздырган «Пошел налево» җырының премьерасы булган иде, бүген инде җырчы тагын бер өр-яңа хит иҗат ителүе хакында хәбәр итте. «Тыгыз концертлар туры вакытында да студиягә кереп, яңа җырлар өстендә эшләргә тырышам», - дип яза артист үзенең Инстаграм аккаунтында. Болар барысы да яраткан тамашачыларын яңа иҗат җимешләре белән сөендерер өчен.
Радик Юльякшин төрле стильләрдә һәм төрле артистлар белән җырлар яздырып, үзенең иҗади эзләнүен дәвам итә. Бу юлы артист Dabro төркеме белән иҗатташлык итә. Әлеге төркем музыкантларының Лобода, Джиган һ.б. популяр артистлар өчен аранжировкалар язуы мәгълүм.
Димәк, тиздән - яңа хит! Түземсезлек белән көтәбез.
Автор: А.Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк