Радиолар киләчәктә татар теленә ихтыяҗны бетермәүне максат итеп куйган
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар радиолары киләчәктә татар теленә ихтыяҗны бетермәүне максат итеп куйган. Бу турыда бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган конференц...
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар радиолары киләчәктә татар теленә ихтыяҗны бетермәүне максат итеп куйган. Бу турыда бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов хәбәр итте.
“Әгәр без татар телендә сөйләүче милли радио икән, татар теленә ихтыяҗны киләчәктә бетермәү – безнең бердәнбер бөек максат”, - диде Илфар Кәримов.
“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов татар радиоларының максаты турында фикерен әйтте. “Әгәр сүз радиода яңгыраган җыр хакында икән, һәрхәлдә музыкаль тапшырулар төрле булырга тиеш. Яшьләр дә үсә, яшьләрне дә онытырга ярамый”.
Тәүфыйк Сәгыйтов халык гомере буе тыңлап үскән милли татар җырларын да онытырга тиеш түгел дип исәпли. “Әйе, радионы төрле яшьтәге кешеләр тыңлый, ләкин халык яраткан җырлар онытылырга тиеш түгел. Безнең радиотапшыруларның вакыты чикләнгән, ләкин анысын да халыкка охшарлык итеп оештырырга кирәк”, - диде Тәүфыйк Сәгыйтов.
“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте башлыгы сүзләренчә, музыкаль тапшырулар күп булырга тиеш. “Кеше үзебезнең милли музыканы аңласын һәм тыңласын өчен, тапшыруларны аерым композиторларның, шагыйрьләрнең, башкаручыларның иҗатына багышлап оештырырга кирәк”, - диде Тәүфыйк Сәгыйтов.
Ул татар радиоларының төп максаты итеп халыкка хезмәт итүне күрә. “Төп максат - республика халкына хезмәт итү. Радионы тыңлаучы кешеләрнең таләпләре елдан-ел үсә бара. Шуңа күрә, радионың дәрәҗәсе бетмәсен өчен, халык белән берләшеп эшләргә кирәк".
“Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева сүзләренчә, “Татар радиосы”ның төп өч максаты бар: дәрәҗәне, тыңлаучыларны һәм акчаны арттыру.
Бүген "Татар-информ" “Болгар радиосы” эфирында татар альтернатив музыкасын таныту ниятеннән "Казан кайный" дигән тапшыру булдырылган, дип хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк