Логотип
Хәбәрләр

Рафил Җәләлиев: «Мин Зөлфәт Зиннуров була алмыйм»

Талантлы җырчы Рафил Җәләлиев октябрь аеннан ТНВ каналында «Башваткыч» тапшыруын алып бара башлады. Рафил белән яңа коллективка кереп китүе, беренче тапшырудан хис-кичерешләре һәм тамашачы фикере турында сөйләштек. 

Талантлы җырчы Рафил Җәләлиев октябрь аеннан ТНВ каналында «Башваткыч» тапшыруын алып бара башлады. Рафил белән яңа коллективка кереп китүе, беренче тапшырудан хис-кичерешләре һәм тамашачы фикере турында сөйләштек. 

«Алып бару өлкәсендә шактый тәҗрибәм булса да, телевидениедә эшләвем тормышымда зур яңалык булды. Миңа бу эш ошый, инде биш тапшыру төшердек. Халыкка ошыйдырмы, белмим. 100 процент фикернең 10-15 процентында чагыштыру бара. Әгәр мин өр-яңа тапшыру белән килеп кергән булсам, тискәре фикерләр азрак булыр иде. Тамашачы Зөлфәтне күреп күнеккәч, мине Зөлфәт белән чагыштыралар. Сүз дә юк, мин Зөлфәт Зиннуров була алмыйм. Әмма фикерләрнең 90 проценты уңай», – ди Рафил.

«Башваткыч» редакциясе Рафилне җылы каршы алган. «Эш ошарга яки ошамаска мөмкин. Бу коллективтан тора. Гадәттә, мин кешегә авыр ияләшәм. Ләкин «Башваткыч» коллетивына тиз кереп киттем. Беренче күрешүдән үк матур каршы алдылар. Бер-беребезгә киңәшләр биреп эшлибез. Эшкә дуслар-туганнар янына килгән кебек йөрим. Мәҗлес өлкәсеннән телевидениегә кергәч, җитешсез якларым барлыгын да беләм. Экраннан менә шул җитешсезлекләрем күренми икән, бу - коллективның күмәк хезмәте. Режиссёр, монтажёр, оператор – барыбызның да хезмәте кергән», – дип сөйләде Рафил Җәләлиев.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин Рэфил эфэнден алып баруын бик ошатам !Хэрбер алып баручы узенчэ артист,уз алымы! Бик матур тапшыру!