Рафис Борһанов мәктәптә телефон куллануга каршы булуын әйтте
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте. Бу хакта ул “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-...
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте. Бу хакта ул “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен биргән интервьюсында җиткерде.
“Әйе, баланың ниндидер очракларда әти-әнисенә шалтыратырга хокукы булырга тиеш. Педагог, моны тиеш санап, аңа рөхсәт бирә. Әмма бу дәрес вакытында булырга тиеш түгел”, - дип белдерде министр.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк.
“Дәрес барганда телефон кулланырга ярамаган мәктәпләр бар. Балалар да, ата-аналар да биредә тәртип булганын аңлап, бик теләп килә”, - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.
Интервьюның тулы текстын “События” газетасыннан укып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк