Рафис Борһанов Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйри премияләрен тапшырды
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Туган тел форумы узды. Чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Ризаэтдин Фәхр...
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Туган тел форумы узды. Чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булган җиңүчеләрне бүләкләде.
“Безнең әби-бабаларыбыз сугышта җаннарын бирер алдыннан татар телендә актык сүзләрен әйткәннәр. Бу телдә алар берсенә-берсенә мәхәббәт сүзләре аңлатканнар, ярату хисләрен белдергәннәр. Татар телен, гореф-гадәтләребезне саклау - безнең изге бурычыбыз. Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү иде. Без моңа ирештек, дип саныйм”, - диде Рафис Борһанов.
Мәгариф министры мөгәллимнәргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзләре дә җиткерде. “Барыгызга да корычтай нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телим. Яшь буынны тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә ирешкән казанышларыгыз өчен рәхмәт әйтәбез”, - диде ул.
Каюм Насыйри исемдәге премиягә - Лаеш муниципаль районы мәктәбе, Казан шәһәре Совет районының 413нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Кафия Закирова лаек булды.
Быел Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премия Казанның 96нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Тарһанова Гүзәлия Инсаф кызына тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк