Раил Садриев TMTV премиясен оештыручылар турында: "Нинди яңгыр яудырасым килә, шундыйны яудырам"
Кичә 23 март көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә TMTV каналының премияләрен тапшырдылар. Төштән соң ук башланган бәйрәм төнге уникедә генә тәмамланды. Җырчылар арасында төрлесе бар иде. Чын йолдыз дия...
Кичә 23 март көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә TMTV каналының премияләрен тапшырдылар. Төштән соң ук башланган бәйрәм төнге уникедә генә тәмамланды. Җырчылар арасында төрлесе бар иде. Чын йолдыз диярлекләре дә, тамашачы беренче тапкыр ишетерлеге дә. Бүләкләрне тапшырырга чыккан Раил Садриев оештыручыларны бераз оятсызрак мәзәк белән төрттерде.
"Агач башында ике маймыл утыра. Берсе өстәрәк, икенчесе астарак. "Ах, нинди җылы яңгыр ява башлады", - ди астагы маймыл. "Ниндине яудырасым килә, шундыйны яудырам", - ди өстәгесе.
Буа театры җитәкчесенең бу мәзәгеннән зал шаркылдап көлде. Ә Раил әфәнде бу мәзәге белән оештыручыларга ишарәләде. "Кемнәрне җырлаталар, шуларны тыңлыйбыз инде", - диде Садриев.
Чыганак: matbugat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк