Рамил Шәрәпов: «Мин, мескенкәем, вообще бер кырыйда утырып калган»
Юморист һәм сүз остасы Рамил Шәрәпов гаиләсендә көз – туган көннәр чоры икән. Августта кызлары Линара туган, сентябрьдә артистның тормыш иптәше Земфира Шәрәпова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә һәм...
Юморист һәм сүз остасы Рамил Шәрәпов гаиләсендә көз – туган көннәр чоры икән. Августта кызлары Линара туган, сентябрьдә артистның тормыш иптәше Земфира Шәрәпова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә һәм шушы бәйрәм эстафетасы уллары Раянның туган көне белән тәмамлана икән. Бу турыда Рамил Шәрәпов Инстаграмдагы шәхси аккаунтында хәбәр итә.
Шунысы кызык, Шәрәпов гаиләсенең туган көннәре барысы да шушы көз тирәсенә җыелган икән. Ә Рамилнеке – ботенләй апрельдә! «Мин мескенкәем вообще бер кырыйда гына утырып калган. Каядыр...» – дип шаярта артист. (Текст үзгәртелмәде – А.Г.)
Шулай да, кемнең кайсы ел фасылында тууы мөһим түгел, сәламәт һәм бәхетле булу кирәк.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @sharapovramil
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк