Рамил Шәрәпов яшүсмер чагын искә ала
Җырчы инстаграм сәхифәсендә 15 яшьлек чагында төшерелгән видеоны урнаштырды. Биредә яшь студентлар проектка әзерләнгән сценка күрсәтәләр. Рамил уйный торган Марсель яшьтәшләре ягыннан кимсетелә. Рол...
Җырчы инстаграм сәхифәсендә 15 яшьлек чагында төшерелгән видеоны урнаштырды. Биредә яшь студентлар проектка әзерләнгән сценка күрсәтәләр.
Рамил уйный торган Марсель яшьтәшләре ягыннан кимсетелә. Роликның төп идеясе: Марсель кебек яшүсмерләргә ярдәм итү.
Ролик җитди мәгънәгә ия булуына карамастан, Рамил үзенең тышкы кыяфәтенә игътибар итә: « 2005 ел. Кичә училище янында укыган чакларны искә алып, илһамланып йөргән идем. Бүген «вконтакте»да казынып утырганда, шушы видео килеп чыкты. Бу җәмәгать, 1 курста төшерелгән видео. Ниндидер мәктәп проекты өчен әзерләгән идек. Авылдан килгән гыйбади,русчасы да ташка үлчим генә булган. Татар акцентының бөтен матурлыгын күрсәтеп,урысча сиптерәм генә малай. Сез мине карагыз әле: нык үзгәргәнме соң? Укырга кергәндә бот буе кадәр генә идем. Әй бөтенесе көлә иде инде!», – дип яза ул. Ә Сез ничек уйлыйсыз, Рамил үзгәргәнме?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @sharapovramil
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк