Рамил Шарапов авариягә очраган!
Барыгыз да хәбәрдардыр инде Татарстанда «Буран» операциясе игълан ителде. Кемдер карга чумып калса, кемдер кар көри, ә берәүләр кар яуганга шатланып, фотога төшә… Ә менә Рамил Шарапов өчен буранлы көн...
Барыгыз да хәбәрдардыр инде Татарстанда «Буран» операциясе игълан ителде. Кемдер карга чумып калса, кемдер кар көри, ә берәүләр кар яуганга шатланып, фотога төшә… Ә менә Рамил Шарапов өчен буранлы көннәр күңелсез вакыйга белән истә калачак. Бу хакта TMTV каналының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рамил авариягә очраган. Юмористның Башкортостанга концертка барышы була.
«Ул көнне Казанда концерт булды, шуннан соң юлга кузгалдым. Көчле буран, бар җирне кар баскан иде. Чаллы тирәсендә мин утырган микроавтобусның юлын «фура» кистерде дә, бозлы юлда шуып, дамба астына тәгәрәдек. Сул як белән аудык. Сәгать ярым тирәсе шулай ятарга туры килде», — дип сөйләде җырчы. Бәхеткә, микроавтобусны тартып чыгарганнар. Рамилгә һәм башка пассажирларга зыян килмәгән.
Артист тормышы кайвакыт менә шулай куркыныч та була шул! Юлларда исән-сау йөрик, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк