Логотип
Хәбәрләр

Рамил Төхфәтуллин үз роленә әйләнеп кайта, әмма Эмиль Талипов белән чиратлаша

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” пьесасын яңартып чыгара. Билетлар сатуга чыккан. Бу хакта мә...

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” пьесасын яңартып чыгара. Билетлар сатуга чыккан. Бу хакта мәгълүмат театр сайтында урнаштырылган. Премьера көннәре - 16,17 һәм 18 февраль.

Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне 2000 нче еллар башында куйган иде һәм ул озак вакыт театрда бик уңышлы барды. Рәшит ролендә Рамил Төхфәтуллин, сантехник Шәйхи ролендә Рәшит Шамкай белән Әсхәт Хисмәтләр чиратлашып уйнадылар. Фәндәс ролендә – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.

Ул вакыттан соң Рәшит Шамкай белән Рамил Төхфәтуллин театрдан киттеләр. Ә пьесаны Фәрит Бикчәнтәев Буа дәүләт сатира театрында куйды. Рәшит ролендә театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев үзе иде. Ә Шәйхи ролен вакытлыча эстрада артисты Илсур Мортазин уйнады.

Яңа сезонда Камал театрына Рамил Төхфәтуллин әйләнеп кайтканнан соң, театр әлеге уңышлы спектакльне яңартырга булды. Бу хакта Фәрит Бикчәнтәев яңа театр сезоны ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә дә әйткән иде. Ул Рамил Төхфәтуллин гына үз ролендә калып, башка рольләрдә яшьләр булачагын билгеләп үтте.

Әмма режиссер ике кешене калдырган булып чыкты – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тә яшь артист Илнур Закиров белән чиратлашып Фәндәс ролен башкара.

Шунысы да игътибарга лаек – Рәшит ролендә икенче составта Эмиль Талипов уйный.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк