Разил Вәлиев музыкаль театр кирәклеген әйтте
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев музыкаль театр оештыру мәсьәләсен күтәрде. Парламент утырышында алдагы өч елга бюджет турында закон п...
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев музыкаль театр оештыру мәсьәләсен күтәрде. Парламент утырышында алдагы өч елга бюджет турында закон проекты буенча фикер алышулар барышында ул шул хакта әйтте.
«Инде менә ничәмә-ничә еллар буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлеклеләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль драма театры кирәклеге турында чаң суга. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма, бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Ә музыкаль драма жанрына заманында Салих Сәйдәшевләр, Кәрим Тинчуриннар тарафыннан нигез салынып, ул халык тарафыннан яратып кабул ителгән иде. Алар иҗат иткән әсәрләр әле бүген дә театр сәхнәләребезне бизәп тора. Ләкин заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен югыйсә миллиардлаган сум акчалар да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә», – дип әйтте Разил Вәлиев.
Фото: Рамил Гали
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк