РЕЙТИНГ: ТАНЫЛГАН ТАТАР КӨРӘШЧЕЛӘРЕ - ИНСТАГРАМДА!
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Спорт турында сөйләшүләрне күзәтсәң, бөтен кеше футбол һәм хоккей белән генә мавыга диярсең. Ник соң татар көрәше турында сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә? Әллә халык татар көрәшчеләрен белмиме? “Татар-инф...
Спорт турында сөйләшүләрне күзәтсәң, бөтен кеше футбол һәм хоккей белән генә мавыга диярсең. Ник соң татар көрәше турында сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә? Әллә халык татар көрәшчеләрен белмиме? “Татар-информ” танылган татар көрәшчеләрен Инстаграмда барлады. Егетләрнең уңышларын сез дә күзәтеп барыгыз!
Булат Мусин – татар көрәше буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы.
- Булат Мусин 1994 елның 29 июлендә Яңа Чишмә районында туган.
- 2017 елның көрәшчеләр рейтингында өченче баскычта тора. Бу рейтингны Татарстанның көрәш федерациясе булдырган.
- Инстаграмында 4040 язылучысы бар.
- Күпчелек постлары тренировкалардан фото һәм видеолар.
- Пост астына язучыларның күбесе - кызлар. Булатка кызлар, гашыйк булуларын белдереп, төрле смайликлар калдыралар, “ну ты машина”, “мощь”, “зверь”, “красавчик”, “Муся” дип атыйлар. Булат ул комментарийларга лайклар куя, күп очракта җавап та бирә. Булат Мусинның комментарийсыз калган постлары юк дисәң дә була, аның аккаунты актив.
- Булат Мусинның инстаграмына әнисе Рәмзия Мусина да язылган, ул улына уңышлар теләп, аны котлап, комментарийлар язып калдыра.
Илмир Төхвәтуллин – 4 тапкыр авыл хуҗалыгы, 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында).
- Илмир Төхвәтуллин 1991 елның 20 ноябрендә Биектауда туган.
- Ул 2017 елның көрәшчеләр рейтингында беренче урында.
- Инстаграмында 3076 язылучысы бар.
- Күпчелек постлары тренировкалардан фото һәм видеолар.
- Илмирның Булат Мусин белән төшкән фотолары күп. Димәк, алар дуслар.
- Әмма Илмирның аккаунт активлыгы Булатныкыннан сүлпәнрәк. Комментарийлар бар, ләкин алар бик сирәк һәм араларында аерып әйтерлекләре юк диярлек. Комментарийлар күп очракта Илмирның “кубиклы эчен” төшергән фотолар астында тезелә. Шундый бер фото астында бер егет: “Осторожнее, абый, кызларның психикаларын сакла”, - дип язып калдырган.
Язманың тулы варианты ИНТЕРТАТ сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк