Ренат Ибраһимов: «Ислам диненә татар теле аша килдем»
Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов ислам диненә татар теле аша килүен әйтте. Соңыннан, динне тирәнтен өйрәнгәндә, рус телендә чыккан китапларга таянырга туры кил...
Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов ислам диненә татар теле аша килүен әйтте. Соңыннан, динне тирәнтен өйрәнгәндә, рус телендә чыккан китапларга таянырга туры килде, диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Ислам дине миңа татарча, әбием аркылы иңде», – диде ул бүген Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү уңаеннан оештырылган чарада. Ренат Ибраһимов бу бәйрәмгә шәрәфле кунак буларак чакырулы иде.
Яңа татарча басма турында фикерен белдереп, артист китапның телен аңлауда кыенлыклар кичерүен әйтте. «Әдәби телне аңлавы миңа авыррак», – диде ул.
Ренат Ибраһимов, динне тирәнтен өйрәнгәндә, рус телендәге китапларга таянганын әйтте. Татарстан мөфтияте тарафыннан Коръән мәгънәләренең русчага тәрҗемәсе әзерләнү хәбәрен ишеткәч, моңа шатлануын белдерде.
Ренат Ибраһимов утыз елдан артык ислам динендә.
Автор: Алсу Исмәгыйләва
Фото: Абдул Фархан/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк