Ренат Ибраһимов Мәскәүдә татарча белем бирә торган мәктәпләрнең юклыгына борчыла
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов Мәскәүдә татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең юклыгына борчылуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. “Балалар белән...
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов Мәскәүдә татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең юклыгына борчылуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Балалар белән хатыным да, әби-бабай да өйдә татарча гына сөйләшә. Кызганыч, Мәскәүдә татар телендә белем бирүче мәктәпләр юк. Бу – зур җитешсезлек. Моңа ничек тә булса яраклашырга туры килә инде”, - диде ул.
“Туган телгә балаларны өйдә гаилә белән бергәләп сөйләшеп өйрәтергә кирәк. Шунда гына татар телен белүнең нәтиҗәсе булачак. Үскәч, балалар татарча сөйләшмәсәләр дә, ул аңда калачак, барыбер онытылмаячак. Кирәкле вакытта ул ярап куячак”, - дип сөйләде җырчы.
Хәзерге вакытта Ренат Ибраһимов Мәскәүдә гаиләсе белән яшәвен әйтте. “Хәлләр төрлечә, мәшәкать җитәрлек. Минем дүрт кечкенә балам бар, аларны үстерәбез. Студиядә дә эш күп. Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә концертлар куям”, - диде ул.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк