Логотип
Хәбәрләр

Ренат Ибраһимов юбилеен Мәскәүдә Кремль сараенда уздырачак

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). 31 гыйнварда Дәүләт Кремль сараенда РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов “Гомерем диңгезе буйлап” дип аталган юбилей концерты уздыра. Бу турыда...

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). 31 гыйнварда Дәүләт Кремль сараенда РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов “Гомерем диңгезе буйлап” дип аталган юбилей концерты уздыра. Бу турыда Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада былтыр 70 яшьлеген билгеләп үткән Ренат Ислам улы 50 еллык иҗади тормышында башкарган музыкаль әсәрләрен тәкъдим итә.

Легендар артист белән бер сәхнәдә аның дуслары һәм хезмәттәшләре чыгыш ясаячак. Александра Пахмутова, Марат Бәшаров, Дмитрий Дюжев, Роза Рымбаева, Анатолий Ярмоленко («Сябры»), Фарух Закиров («Ялла»), Рим Калимуллин, Динә Гарипова, Мари Карне, Маргарита Позоян, Ержан Нургалиев, «Тенора 21 века» арт-группасы,«Домисолька» балалар музыка театры, Татарстан дәүләт камера хоры һәм башка коллективлар Ренат Ибраһимовны котларга киләчәк, диелә хәбәрдә.

Кремль сараеның фойесында юбилярның архив фотоларыннан күргәзмә дә булачак.

"Татар-информ" агентлыгы Ренат Ибраһимовның тугызынчы тапкыр әти булырга җыенуын хәбәр иткән иде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк