Республика ифтарын ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым уздыру сәбәбе билгеле булды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел VI Республика ифтары 26-27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак. 26 майда 5 мең ир-ат өчен республикакүләм Ифтар мәҗлесе узачак. 2...
(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел VI Республика ифтары 26-27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак. 26 майда 5 мең ир-ат өчен республикакүләм Ифтар мәҗлесе узачак. 27 майда шунда ук 5 мең хатын-кыз җыелачак. Ике көнгә бүлеп уздыруның сәбәпләренә бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ачыклык керттеләр.
Оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, “Kazan-Arena” җәмгыяте.
“Kazan-Arena” АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов ел саен Рамазан аеның 10 көнгә күчеп баруын искәртте. “Моңа кадәр ифтар җәй уртасындарак “Казан-Арена”да үтә иде. Яңгыр башланган очракта, безнең өсте каплана торган урыннар бар иде. Былтыр 10 мең кеше җыеп, Теннис академиясендә июньдә үткәрдек, тик яңгырга эләгү куркынычы бар иде. Быел майда булуын күздә тотып, бу куркыныч тагын да арта, шуңа күрә бина эчендә уздырырга уйладык. Теннис академиясендә бишәр мең кеше сыйдырышлы ике зал бар. Аның берсендә намаз укыячакбыз, икенчесендә ифтар узачак. Һава шартларына бәйле булмаслык итеп үткәрергә ниятләдек”, - дип белдерде Радик Миңнәхмәтов. Ул ирләр һәм хатын-кызлар өчен бүлеп үткәрү нәтиҗәсендә, оештыру мәсьәләләре дә җайлырак хәл ителәчәген әйтте.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аның сүзен җөпләде. “Без шулай уңайлырак булыр дип уйладык. Ирләр һәм хатын-кызларның мәнфәгатьләренә карап, программасы да аерылачак”, - диде мөфти.
Программаның нечкәлекләрен ачып салмасалар да, оештыручылар быел ифтарның күркәм итеп уздырылачагына ышандырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк