Логотип
Хәбәрләр

Рифат белән Рамилнең уртак бәйрәмнәре

Рифат Зарипов үзенең яңа җырын тәкъдим итте. Айдар Тимербаев көе, Айдар Минhаҗев сүзләре, Нияз Валиев аранжировкасы, Марат Мухин sound prod. Җырның тулы вариантын вконтакте сайтында тынлый аласыз! Бү...

Рифат Зарипов үзенең яңа җырын тәкъдим итте. Айдар Тимербаев көе, Айдар Минhаҗев сүзләре, Нияз Валиев аранжировкасы, Марат Мухин sound prod. Җырның тулы вариантын вконтакте сайтында тынлый аласыз!

Бүген бит әле Рифатның тормыш иптәше ‒ Диләрәнең туган көне! Аны да гомер бәйрәме белән котлыйбыз!

Шулай ук бүген юмор остасы Рамил Шәрәповның да туган көне. Аны котлап Рамил үзе болай дип язган «Бүген тещаның кызы, Раян белән Линараның әнисе, димәк, минем тормыш иптәшем ‒ Земфирочкамның туган көне! Мин инде теләкләремне үзенә җиткердем. Сезнең дә котлауларыгыз булса, язып калдыра аласыз! Приятно булыр үзенә! Хатын-кызга күп кирәкми, кайчак бер җылы, матур сүз җитә».

Туган көннәрегез котлы булсын!

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: sharapovramil, rifat_zaripov_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк