Рифат Зәрипов: «Борыч кына ашамаслык ир-ат түгел инде без!»
Атна буе диярлек инстаграмда утыручылар татар эстрада йолдызларының ярышканын карап утырдылар. Кичә Фирдүс Тямаев яңа эстафетаны башлап җибәрде. Биредә җырчы кызыл борыч ашый һәм хезмәттәшләренә аны...
Атна буе диярлек инстаграмда утыручылар татар эстрада йолдызларының ярышканын карап утырдылар. Кичә Фирдүс Тямаев яңа эстафетаны башлап җибәрде. Биредә җырчы кызыл борыч ашый һәм хезмәттәшләренә аны татып карарга тәкъдим итә.
Эстафетаны иң беренче итеп Рифат Зәрипов дәвам итте. «Фирдүс бөтен артистларны борчып, төнге унбердә эстафета җибәреп ята. Борыч кына ашамаслык ир-ат түгел инде без!», – дип зарлана ул. Шуннан соң җырчы балконга чыга һәм борыч эзли. «Мин сине хуплыйм. Рәхәт, тәмле!», – дип борыч ашый ул.
Әмма Рифат хәйләкәр булып чыкты. Фирдүс ачы кызыл борыч ашаган булса, ул болгар борычын гына ашап кәнагать калды. Бу гадел ярыш булып чыгамы соң, Сез ничек уйлыйсыз?
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @rifat_zaripov_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк