Рифат Зарипов хастаханәгә эләккән
Җырчы, пародия һәм юмор остасы, күпкырлы талант иясе Рифат Зарипов концертын кичектерергә мәҗбүр булган. Бу хакта ул Инстаграмда хәбәр итә. Кисәк кенә хәле начарланып китү сәбәпле артистны хастаханәгә...
Җырчы, пародия һәм юмор остасы, күпкырлы талант иясе Рифат Зарипов концертын кичектерергә мәҗбүр булган. Бу хакта ул Инстаграмда хәбәр итә. Кисәк кенә хәле начарланып китү сәбәпле артистны хастаханәгә китергәннәр. Биредә ул система белән дәвалана.
«Температура гына булса йөри идем, тамакка да бәрде, ни җырлап булмый, ни сөйләп булмый», – ди Рифат. Тамашачылары алдында зур уңайсызлану хисләре кичерә артист, «мондый кыяфәттә сезнең алда күренәсем килмәгән иде...», – дип көтелмәгәндә килгән авыруын аңлата ул.
Әлбәттә, беренче чиратта үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк, Рифат. Тамашачылар барысын да аңлый. Иң мөһиме – исәнлектә күрешергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
-
Ләйсән Мәхмүтова: «Күңелем могҗиза көтә»
-
Депутатлар языла!
Комментарий юк