Рифат Зарипов: «Хатыным миннән акча сорамый»
- Шулай да студент вакытта рестораннарда йөрмәгәнсеңдер? - Студент вакытта нәрсә эләгә, шуны ашый идем. Сайланып утырган чаклар юк иде алай. Ләкин шуны әйтергә кирәк: ниндидер кыйммәт машинада йөрисе...
- Шулай да студент вакытта рестораннарда йөрмәгәнсеңдер?
- Студент вакытта нәрсә эләгә, шуны ашый идем. Сайланып утырган чаклар юк иде алай. Ләкин шуны әйтергә кирәк: ниндидер кыйммәт машинада йөрисең икән, масайган дигәнне аңлатмый. Акчаң җиткәч, уңайлырак шартлар эзли башлыйсың. Әйе, алдым кыйммәт машина. Тик «Мерседес»та йөрим дип мактанмыйм. Машина – минем икенче өем. Биредә мин ашыйм да, йоклыйм да. Әгәр дә мин алган машинадан да уңайлырак «Жигули» чыгарсалар, шуны сатып алыр идем.
- Хатының күп акча сорыймы?
- Хатын миннән акча сорамый. Тормыш чәчәгем бик акыллы дип әйтимме соң?! Акыллы атын мактар, җүләр хатынын мактар, ди татарлар. Хатыныма еш: «Син матур киенеп йөрергә тиеш, кыйммәтлене ал», ‒ дим. Ул гына: «Юк, акчаны туздырмыйк әле», ‒ ди. Миннән сорамыйча акчага кагылмый ул.
Бу хакта тулырак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Мозаика культур»
-
Мәүлид ән-Нәби
-
«Караоке» сәхифәсе
-
«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәргә кияүгә чыга
-
Ильяс Камал иҗат иткән опера лауреат исеменә лаек булды
-
Җырлыйбыз!
-
Названы имена лауреатов Литературной премии им. М.И.Цветаевой
-
Казанский международный кинофестиваль «Алтын минбар»
Комментарий юк