Римма Никитина керәшен булуны кулайрак күрә
Яшь җырчы Римма Никитинаны күрдегезме соң? Бәкегә чумганын диюем. Бөтен чыгышын «Зажжем!» – дип башлаган Римма хач мануын башкарганда да репертуарын үзгәртмәгән: матушкасы көйләп тора, бәкегә таба атл...
Яшь җырчы Римма Никитинаны күрдегезме соң? Бәкегә чумганын диюем. Бөтен чыгышын «Зажжем!» – дип башлаган Римма хач мануын башкарганда да репертуарын үзгәртмәгән: матушкасы көйләп тора, бәкегә таба атлаган Римма шул сүзен әйтүгә, чукына. Никитина инстаграмда беренчеләрдән булып дини йола үтәвен күрсәтүчеләр рәтенә дә керер әле ул – кыюлыгы белән болай да күпләрнең хушын ала торган иде. Син динең буенча кем соң, кебек сораулар да еш килә җырчы кызга. Римма анысына да аныклык кертеп, җавап бирә: «Әнием чип-чиста татар минем, әтием – керәшен татары. Шулай булгач – мин керәшен. Бәкегә чумуны һәр елны башкарам. Алла минем өчен бер, мәчеткә йөрисеңме син, чиркәүгәме, мөһим түгел, иң мөһиме – аңа ышанырга кирәк».
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк