РИМЗИЛ ВӘЛИЕВ: ТЕЛЕБЕЗГӘ КАНАТ КУЮЧЫНЫҢ КАНАТЫН КЕМ КИСӘ?
Мәгърифәтче Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин турында уйлаганда, һәрвакыт Нәкый Исәнбәт искә төшә. Үзе профессор, фәннәр докторы булмаса да, ул гаҗәеп гыйлемле, талантлы вә фидакарь зат иде. 1989 нчы...
Мәгърифәтче Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин турында уйлаганда, һәрвакыт Нәкый Исәнбәт искә төшә. Үзе профессор, фәннәр докторы булмаса да, ул гаҗәеп гыйлемле, талантлы вә фидакарь зат иде. 1989 нчы елда аның Товарищеская урамындагы фатирына кереп,Татарстанга союздаш республика статусы бирүне таләп иткән хатка имза куйдырган идем. Бик рәхәтләнеп, ике дә уйламыйча куйды ул имзасын.
Гадәттә, Нәкый ага түрәләрдән читтәрәк йөри, сәяси уеннарда катнашмый иде. Болай да күрәсен күргән, авызы пешкән кеше. Әлбәттә, ул милләтнең, Татарстанның язмышына битараф түгел иде. Аның китап белән шыгрым тулы һәм шунлыктан кысан калган фатиры бер дә атаклы академик биләмәсенә ошамаган иде. Шулай да тарихи урын, тарихи шәхес белән очрашу беркайчан да хәтердән чыкмады. Шунда ук Нәкый абыйлардан чыккач,Туфан Миңнуллинның Шмидт урамындагы фатирына барып керүем хәтердә. "Идел" журналының яңа сайланган мөхәррире үзе кебек зур калибрлы әдипәрдән имза җыйганга атаклы әдип бер дә аптырамады.
Безнең барыбызга да милләт, республика кирәк иде бит! Биргәк тә Туфан Миңнуллинга, ул вакытта 90 яшен тутырган Нәкый Исәнбәткә. Милли терелешкә өмете өзелә башлаган бу шәхеснең кәефе үзгәрә башлаган иде ул чорда.
Тулырак ИНТЕРТАТ сайтында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк