Римзил Вәлиев яшь татар блогерларына җитди темаларга язудан курыкмаска киңәш итте
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ирекле журналист Римзил Вәлиев яшь татар блогерларына иҗтимагый күренешләргә карата үз фикерләрен белдерергә киңәш итте. Бу хакта ул бүген “Татар-ин...
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ирекле журналист Римзил Вәлиев яшь татар блогерларына иҗтимагый күренешләргә карата үз фикерләрен белдерергә киңәш итте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында белдерде.
Моңа кадәр "Татар-информ" Татар блогерлары җитди темаларга язмауларының сәбәпләрен аңлатты, дип язганиде.
Журналист Римзил Вәлиев шул фикерләргә җавап итеп, яшьләргә киңәшләрен әйтте. “Мин дә сәясәтне яратмыйм”, – диде ул “Татар малай” Ринат Галиәхмәтовка җавап итеп. – Әмма ул - иң көчле һәм иң кызыклы мәгълүмат товары. “Эхо Москвы” радиосы көне-төне сәясәт турында сөйли, җыр куймый һәм шуның белән яхшы гына акча да эшли. Аның тәэсир көче зур. Дөреслекне, фактларны әйтү һәм аны ипләп, беркемне рәнҗетмичә һәм милләтара социаль төркемнәрдә дошманлыкны уятмыйча дөреслекне әйтә белү кирәк. Профессиональ журналистлар һәм хөкүмәт матбагалары булдыра алмый икән, димәк, безгә, дәүләт басмаларыннан калышмыйча, арттырып, үз иркебез белән дөреслекне әйтергә тырышырга кирәк”, – диде Римзил Вәлиев.
“Татар-информ” алдарак татар блогерлары үз коллегаларын 10-20 тапкырга артты дип санавын һәм “Татар-малай" үзенең блогы аша 20 кешегә бер-берсен табарга ярдәм итүе турында да язган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк