Ринат Рахматуллин: «Ике ел төрмәдә утырдым, шуның өчен атказанган артист исеме бирмиләр»
Ринат Рахматуллин шәхси тормышы, иҗаты турында ачылып сөйләргә яратмый. Шуның өчен ул тамашачыларга укылмаган китап кебек - укыйсы да әле укыйсы! Тыйнаклыгы тормышта да, сәхнәдә үз-үзен тотышында да,...
Мишәр бит әле ул! Шуның өчен тозлы-борычлы сорауларыма җавап бирер микән, дип тә уйладым. Тик җырчы һич икеләнүләрсез, ачыктан-ачык сөйләште. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар.
Ринат Рахматуллин үзенең фамилиясен «Рәхмәтуллин» дип түгел, «Рахматуллин» дип язарга куша. «Минем бабаем Рахмат бабай булган», ди.
- Ринат абый, сез зур сәхнәгә гомерегезнең дүртенче дистәсен ваклаганда килеп кердегез. Моңарчы кайда йөрдегез димме соң?
- Мин беркайчан да зур сәхнәгә омтылмадым. Бары тик җырлар язу белән генә шөгыльләндем. 1994-1995 елда «Союз» студиясе эшли иде, магнитофон кассеталары бик популяр булган чорда үземнең җырларымны чыгардым. Бу бары тик үзем өчен генә иҗат ителгән, истәлек булып калсын дип яздыртылган җырлар иде.
Тулырак интертаттан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк