Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдән китә
Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китү теләге белдергән иде, «Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрада...
Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китү теләге белдергән иде, «Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрададан китәргә ниятлим», дигән иде ул.
Күрәсең, ул үзен халыкка кирәк түгел дип тапкан, Ришат чыннан да сәхнәдән китәргә булган. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язып чыкты. « Хөрмәт иткән, яраткан тамашачым! Сәхнәдән китәм дигән сүзем дөрес! Минем белән бергә булганыгыз өчен , хөрмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм! Рәхмәт сезгә!» дип яза ул.
Ришатның язылучылары бу сынаулар алдында бирешмәскә кушалар, «Артист тормышы авыр икәнен беләм, бөтенләй ташламагыз, бигрәк моңлы тавышыгыз», дип язалар аңа. Җырчы Вадим Захаров та «Ришат брат, алай ярамый, давай сынма әле син! Җырла, сине тамашачы ярата!» дип комментарий калдырган.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк