«Ришат, иң якты йолдыздай балкы син...!»
Бүгенге көндә Ришат Төхвәтуллин татар эстрадасының иң ягымлы, үзенә тартып тора торган артистларының берсе. Аның аудиториясе шактый киң: яшь артист яшүсмерләр йөрәген дә, өлкән кешеләрнең йөрәкләрен д...
Бүгенге көндә Ришат Төхвәтуллин татар эстрадасының иң ягымлы, үзенә тартып тора торган артистларының берсе. Аның аудиториясе шактый киң: яшь артист яшүсмерләр йөрәген дә, өлкән кешеләрнең йөрәкләрен дә яулап алган дисәк ялган булмас. Ришатның моңлы тавышын яратмаган кеше юктыр ул, мөгаен.
Җырчы үз инстаграмына Яр Чаллы шәһәрендә узган концертыннан бер мизгелен урнаштырган. Видеода өлкән яшьтәге ханым артистның төркемендәге бар кешегә иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, имин юллар теләде. Шушы теләкләрдән соң зал алкышлар белән яңгырады, ә Ришат бу хакта: «Рәхмәт шундый теләкләрегез өчен! Алар миңа көч бирә, тагын да дәртләндерә!!!», – дип язган.
Мондый матур сүзләрдән соң ничек инде җырлыйсы килмәсен ди! Балкы, Ришат!
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @rishat_thv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк