Ришат Төхвәтуллин «Голос»ка җыена?!
Ришат Төхвәтуллин үзенең инстаграмында кызыклы видео урнаштырды. Астына «Ничек улыйсыз, чыннан да борылырлар микән», дип язып куйган. Видеода Ришат үзенең «Аккошлар» җырын башкара, ә «Голос» тапшыруы...
Ришат Төхвәтуллин үзенең инстаграмында кызыклы видео урнаштырды. Астына «Ничек улыйсыз, чыннан да борылырлар микән», дип язып куйган.
Видеода Ришат үзенең «Аккошлар» җырын башкара, ә «Голос» тапшыруының жюри әгъзалары Пелагея, Дима Билан һәм Александр Градский күзләренә яшь тулган кыяфәттә аны тыңлап утыралар. Бу видеоның монтаж икәне аңлашыла, ләкин Ришатның нәрсәгә ишарә итүен белмибез. Аның жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнәсе киләме, «Голос»ка барып карыйсы киләме?! Комментарийларда Ришатның тавышын мактап туя алмыйлар, «Син анда барсаң, һичшиксез барысы да борылачак», дип язалар. Ришатка шелтә белдерүчеләр дә бар, чөнки видеода ул жюриларны үзен сайлаган итеп ясамаган. «Ришат хәзер инде профессиональ җырчы, анда барырга ярамыйдыр аңа», дип язучылар да очрый.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк